Конкурс «Лучший учитель татарского языка и литературы»

С 13 по 17 марта 2017 года в Казани проходил заключительный этап Всероссийского конкурса
профессионального мастерства «Лучший учитель татарского языка и литературы». С территорий
Российской Федерации в конкурсе участвовал 21 учитель татарского языка и литературы.
Для участия в финальном этапе были приглашены 10 учителей: с Нижегородской, Оренбургской,
Пензенской, Свердловской, Ульяновской, Тюменской областей, республик Башкортостан, Мордовии
и Удмуртии. Красноярский край представляла я — Сабитова Роза Шамилевна — учитель родного
языка МБОУ Отношинской средней общеобразовательной школы Казачинского района.

13 марта в лицее № 177 состоялось торжественное открытие конкурса. Наши конкурсные испытания
проходили в школе № 80 с углубленным изучением отдельных предметов. Директор школы № 80
Марс Камилович Зиннуров, очень обаятельный и скромный человек, является одним из авторов
учебника татарского языка для 8 класса. Нас принимали очень тепло, обучающиеся на наших
уроках проявляли активность, показывали свои знания. Я думаю, что они осознавали то,
что от их действий зависел результат конкурсантов. Спасибо огромное им и коллективу школы.

14 -15 марта, по заранее определенному плану, мы показывали уроки, затем проводили
методический семинар. Я показывала урок в 8 классе по теме «Сведения о простом предложении».
Проведенный мною методический семинар раскрывал роль нравственного воспитания в реализации
универсальных учебных действий обучающихся. 16 марта — проведение мастер-классов и участие
в педагогическом совете. 17 марта — создание образовательного проекта, подведение итогов
и торжественная церемония награждения победителей и участников конкурсов.

У2

Наряду с данным конкурсом, в Казани одновременно проводились конкурсы: «Учитель 2017 года
Татарстана», «Воспитатель 2017 года Татарстана», «Педагогический дебют» для молодых педагогов,
«Лучший учитель татарского языка и литературы Татарстана 2017 года». Всем участникам были
вручены свидетельства участников заключительного этапа, победителям и призерам, а также
победителям в различных номинациях — соответствующие дипломы. Одна из конкурсных работ
— эссе «Учитель моей жизни» была опубликована в сборнике статей конкурса «Лучший учитель
татарского языка и литературы 2017 года», который подарили нам.

У1

Считаю, что участие в профессиональном конкурсе такого уровня способствовало приобретению
бесценного опыта, повышению мастерства и развитию педагогических компетентностей.
Мы заводили новые знакомства, встретились с друзьями (мы — три конкурсантки из 10
участников вместе обучались на курсах повышения квалификации в июне 2016 г.
у Мозаффаровой Мингаян Гаязовны). За время конкурса мы все успели подружиться, помогали,
сопереживали друг другу. Обстановка была дружеская, мы не чувствовали конкуренции.

Я благодарна директору школы Асватулину Халилю Кавыевичу за мое участие в этом конкурсе.
Слова признательности хочу сказать заместителю директора по учебно-воспитательной работе
Асватулиной Минслу Хатмулловне не только за огромную методическую помощь в подготовке
конкурсных материалов, но и сопровождение в поездке. А коллегам — за поддержку!

Эссе Сабитовой Розы Шамилевны «Учитель моей жизни»

Хыял канаты астында.

Кышын да, җәен дә ямь-яшел булып утырган чыршылар һәм наратлар арасында урнашкан
Гамурино дигән авылым өстенә әкрен генә ябалак-ябалак кар ява. Шул яуган карны
тәрәзә аша күзәтәм. Бу сокландыргыч аклык, сафлык күңлемне әллә кайларга, еракта
калган бәхетле балачакка алып кайта… Мин кем? Мин — өч балалы гаиләдә язгы
ташкыннар вакытында дөньяга аваз салган беренче бала. Мин бәхетле, бик бәхетле!
Чөнки минем белән янәшәмдә бәләкәй чакта туган хыялым бара. Нинди хыял дисезме?
Бу — укытучы булу, кеше баласыннан Кеше ясау. Синең күзләреңә кызыксынучан күзләрнең
текәлеп каравы, бала күңеленең нечкә җепләренең синеке белән бергә бәйләнүе,
үзең белән бергә атлаганда ул баланы ярты адымга алда барырга мөмкинлек бирү
үзе бер бәхет. Моннан да ләззәтлерәк ни бар бу дөньяда? Мәктәп бусагасын тәүге
тапкыр атлап кергәч, Миңзәлифә апа кулымны йомшак кына тотып, мин утырасы парта
янына алып барган чакта йөрәгемдә «Мин дә укытучы булам», — дигән хыял туды.
Укырга кергәндә мин инде русча укый да, аз гына аралаша да белә идем, миңа укуы
бик җиңел бирелде. Башлангыч мәктәпне үз авылымда тәмамлаган чакта, өйдә минем
уенчыкларым да дүртенче сыйныфны тәмамладылар. Бишенче сыйныфта рус әдәбияты
дөньясына А. С. Пушкинның «Сказка о попе и работнике его Балде», дигән
әкияте белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Клавдия Андреевна Гуркова алып керде.
Мин әдәбият укытучысы булырга хыялландым. Шул вакытта миңа «уку җене кагылды».
Идән юганда, өй җыештырганда очраган бер гәҗитне, журналны укып эш онытыла иде.
Рәхмәт әниемә, үзе укырга яратканга күрә, мине бер дә орышмады.
Теге «җенне» уятырга минем бәхеткә мәктәпкә яңа укытучы килде — рус әдәбияты
укытучысы Любовь Андреевна Розниченко. Тәбәнәк кенә (безнең класс малайлары
аннан биегрәк иде), сөйкемле, ягымлы тавышлы апа барыбызның күңелләребезгә хуш килде.
Ул баянда уйный, ә без шигырьләрне җырлыйбыз. Уку еллары уза барды, без үсә бирдек.
Ә укытучылар, балалар беренче кардан төрле сыннар ясаган кебек, бездән Шәхес ясый
барганнар икән. Сигезенче сыйныфта, рус телен һәм әдәбиятын укытырга, практикага
Отношка авылы кызы Сибгатулина Афия апа кайтты. «Булачак укытучы», дигән хыял
тамгасын маңгаемнан таныгандыр, мөгаен, без аның белән дуслаштык.
Дуслашуын дуслаштыкта, Афия апа миңа: «Син, Роза, башлангыч сыйныф укытучысы
булырга тиеш», — дип, җанга пошаман салды. Һе! Үзе әдәбият укытучысы, узе мина
бәләкәй балаларны укытырсың, ди. Минем күңелемдә «ике укытучы» көрәш алып бара башлады.
Чит авылда ике ел уку (9,10 сыйныфлар) миңа үземне сынарга мөмкинлек бирде.
Бик нык уйландым, Миңзәлифә апа да күз алдымда елмаеп тора,үзе шәһәрдә яшәсә дә.
Искә төшкән саен, минем кулым аның җылы учында тоела. Дүрт ел институтта
укыганнан соң, туган авылыма башлангыч сыйныф укытучысы булып кайттым.
Тугыз ел эчендә кеше балаларыннан Кеше ясарга тырыштым. Кияүгә чыгып,
бер малай һәм бер кыз табып, гаилә бәхетенә ирештем. Көтмәгәндә, тормышым баш
әйләндергеч борылыш ясап куйды: үзем тәмамлаган мәктәпнең мөдире әтиемнең
бертуган энесе Асватулин Халил Кавый улы миңа туган теле укытучысы булырга,
тәкъдим ясады. Бер дә икеләнеп тормадым. Ул вакытта Краснояр краеның татар телендә
сөйләшүче укытучыларын җыеп, Казан университетыннан, мәктәпләрдән укытучылар,
профессорлар, методистлар килеп ике атна эчендә телне укыту методикалары,
алымнары белән таныштырдылар, лекцияләр укыдылар.
Шулай итеп, мин, туксанынчы еллар уртасында Отношка мәктәбендә туган тел
укытучысы булып эшли башладым. Кеше балаларыннан Кеше ясавымны дәвам иттем.
Рәхмәт ата-аналарга, җыелышта карар чыгарып, туган телебезне балалар оныта бара,
милләт буларак без югалабыз дип, крайбашкарма комитетыннан туган телне укытырга
рөхсәт алганнар. Татар телен кайнаткан Казан белән Красноярск крае арасындагы ерак
ара кыскарды. Программа төзеп, яңа гасыр башында Мәгариф министрлыгында расланды.
Казанда курсларда тәҗрибә туплый башладым, белемемне арттырдым.
Үзем укытсам да, үзем һаман укыйм! Ләззәтләнеп туган тел дәрьясына укучыларым белән
бергә чумдым. Мин бәхетле! Бик бәхетле! Афия апа да миңа күз кысып елмаеп тора…